
РИУ каршындагы “Әниләр” мәчетендә күренекле вакыйга булды: университет тарихында беренче тапкыр шәкерт-шәригать факультетының IV курс студенты Ринат Шабанович җомга намазы укытты. Элекке мәчет җитәкчелеге вакытында мондый мөмкинчелек бирелгәне юк иде.
Намаздан соң без аның белән бераз әңгәмә корып алдык. Озакламый Беларусь татары Ринат туган иленә эшкә кайтып китәчәк. Минск өлкәсенең Воложин районындагы Богданово авылында туып үскән ул.
– Авылыбызда өч кенә мөселман гаиләсе бар. Ислам дине белән ныклап кызыксына башлавыма Төркиядән килеп Минскида дин сабаклары укытучы Төнҗәй Битҗе белән очрашуым сәбәп булды. Диана апам Молодечно дигән шәһәрдә кияүдә. Төнҗәй әфәнде Минскидан килеп анда да дин дәресләре укыта иде. Тора-бара сеңлем Жанна белән икәү генә калсак та, ул безгә ике ел дин сабаклары бирде. Ике ел буе шимбә-якшәмбе көннәрендә поездда шунда дәрескә йөрдек, – дип сөйләде ул миңа.
Хәзерге вакытта Беларусьта 26 мәхәллә бар икән. Билгеле, Татарстан, бигрәк тә Дагстан белән чагыштырганда бик аз бу. “Әмма барыбер бездә дә ислам дине яңарыш кичерә. Брестта практика үттем. Дөрес, анда мәхәллә кечкенә. Ә менә Минскида динебез белән кызыксынучылар арта. Хәтта белоруслар да ислам кабул итә башлады. Соңгы елларда рамазан аенда тәравих намазына килүчеләр залга сыймый. Шуның өчен искесе булган урында, дөресрәге, шуның янәшәсендә җәмигъ мәчет төзелә башлады. Минскида имам булып эшләрмен шәт. Дөрес, аңа хәтле бер ел армиядә хезмәт итәсем бар әле”, – ди Р.Шабанович.
Йосыф Морадым (www.vatantat.ru)