Балкан – катлаулы төбәк




10–12 май көннәрендә Македония башкаласы Скопия шәһәрендә ел саен була торган Балканны өйрәнү халыкара конференциясе үткәрелде. Анда РИУ ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин дә катнашты. Әлеге гыйльми чара хакында хәбәрчебез Рәшит Минһаҗга ул түбәндәгеләрне сөйләде.

 

– Конференцияне Македониянең югары уку йортлары һәм Төркиянең Истанбул университеты оештырган. Җыелышта ундүрт ил галимнәре катнашты. Бигрәк тә Россиядән, аеруча Петербург университетыннан, янә килеп Төркиядән, АКШтан, Болгариядән килүче галим-голәмә күп иде. Конференциянең төп максаты, аңлашыла ки, Балкан проблемаларын өйрәнү.

 

Югославия дәүләт буларак таркалганнан соң, Балкан ягы шактый катлаулы төбәккә әйләнде. Анда икътисадый, сәяси проблемалар да шактый күп. Дөрес, Македония элеккеге Югославиянең уртасында урнашкан дәүләт булгангамы, анда курорт зоналары юк дәрәҗәсендә аз. Үз заманында байтак предприятиеләр эшләп торса да, хәзер аларның күбесе бөлгенлеккә төшкән. Кызганычка каршы, Македония – Европаның икътисадый яктан иң артта калган дәүләтләреннән берсе. Илнең күпчелек халкы – христианнар, мөселманнар – 30 процент чамасы. Мөселманнарның күпчелеге – албаннар, бераз төрекләр бар. Беренче карашка, мөселман-христиан каршылыгы күренми. Әмма шәһәрнең мөселманнар яшәгән өлеше фәкыйрьрәк, ә христианнар яшәгән җире төзегрәк. Табигый, моны дәүләтнең мөселманнарга мөнәсәбәте дип кабул итәсең.

 

Скопия үзе бик матур урында, таулар арасында урнашкан. Шунда – шәһәр янындагы бер тауда бик зур тәре бастырып куйганнар. Төнлә ул утлар яктысында әллә кайдан, ерактан күренеп тора. Бу хәл – күп динле дәүләттә рәсми дини сәясәтнең бер яклы гына икәнлеген күрсәтүче факт. Тормыш шартлары шактый авыр. Халыкның 30 процентлап чамасы – эшсез. Бу инде критик масса. Әгәр ил башка төбәктә урнашкан булса, бу хәл социаль каршылыклар китереп чыгармый калмас иде. Әмма Европада арзан эшче көчләр кирәк булганга, эшсезләр Европа Берлегенең төрле илләренә, әйтик, Италиягә, Бельгиягә барып эшли. Проблема шулай өлешчә хәл ителә. Шуңа күрә дә ил шактый ярлы дигән тәэсир кала. Табигатьнең матурлыгы гына беренче тәэсирләрне бераз йомшарта.

 

Аңлашыла ки, конференциядә икътисадый проблемалар үзәктә торды. Македония һәр төрле инвестицияләргә мохтаҗ. Элек Госманлы империясе составына кергәнгә, алар Төркиягә, башка Европа илләренә зур өметләр баглый дип аңладым мин. Җыелышның ябылу тантанасына Македония Президенты килүе шул хакта сөйли. Дөрес, бу кечкенә ил Европаны әллә ни кызыксындырадыр дип уйламыйм. Ә менә Төркия өчен стратегик яктан мөһим ил дип фараз иттем. Төркиянең Македониягә икътисадый, сәяси ярдәме бардыр, минемчә.

 

Скопиядә 700 меңләп кеше яши. Илдә исә 2 миллион кеше бар. Территориясе дә Татарстанның яртысы хәтле генә. Шул ук вакытта башкалада йөзләп мәчет бар. Билгеле, аларның күбесе – тарихи биналар. Шулай да әлеге гыйбадәтханәләрнең тышкы кыяфәте бик үк матур димәс идем. Яңа мәчетләр дә салына, диделәр. Билгеле, яңасын салганчы ис­келәрен төзекләндерү ансатрак, акча азрак таләп ителә. Бу хәтле мәчет халыкка җитәдер дип уйлыйм.

 

Македония элек тә каршылыклы төбәк булмаган. Әнә Косовода гражданнар сугышы килеп чыкса да, андый каршылыклар Македониядә күзәтелмәгән. Шулай да мөселманнарны “кысканнар”. Әйтик, албаннарны бөтенләй диярлек вузларга алмаганнар. Сөйләүләренчә, хәзер дә азрак алалар. Бу проблема һаман да хәл ителмәгән, димәк.

 

Конференция бик күп секцияләргә бүленеп эшләде. Шуңа күрә чыгышларның күбесен тыңлау мөмкинлеге булмады. Мин үзем пленар утырышта чыгыш ясап, Татарстандагы конфессиональ сәясәт хакында сөйләдем. Республикабыздагы төрле диндәге, төрле милләттәге кешеләрнең тату яшәве – интернациональ мәсьәлә. Безнең тәҗрибәне бөтен дөньяда кулланырга мөмкин.

 

Инде илнең киләчәгенә килгәндә, аеруча туризм бизнесын үстерергә җыеналар (республиканың көньяк өлешендә бик матур күлләр бар). Соңгы елларда чит илләрдән ял итәргә килүчеләрнең шактый артуы – моңа яхшы дәлил.

 

Рәшит МИНҺАҖ (Ватаным Татарстан)







Другие новости раздела:
ГДЕ БЕРЕТ ДЕНЬГИ РИУ, В ЧЕМ ИСТИННАЯ ПРИРОДА «АРАБСКОЙ ВЕСНЫ» И КАКОЙ ДЛИНЫ ДОЛЖНА БЫТЬ БОРОДА МУСУЛЬМАНИНА. Бюджет Российского исламского университета является очень скромным для столь крупного вуза – он составляет всего около 40 - 50 млн. рублей в ...
На прошлой неделе в Российском исламском университете завершился зимний лагерь для девушек по арабскому языку. На протяжении целой недели молодые мусульманки общались с носителями языка. С их участием были организованы различные круглые столы, ...
ПО МНЕНИЮ РЕКТОРА РИУ, ПОЯВЛЕНИЕ НОВОГО МУФТИЯ НЕ БЫВАЕТ СЛУЧАЙНЫМ – ЭТО ЗЕРКАЛО ПРОБЛЕМ МУСУЛЬМАНСКОЙ УММЫ Образование, которое получил в Турции новый и.о. муфтия Камиль Самигуллин, не носит в себе ничего такого, что противоречило бы традиционному ...
Программа "Татарлар" выходит в эфир пять раз в неделю и рассказывает телезрителям о жизни татар, проживающих вне пределов родной Республики. а также интервью с видными общественными и религиозными деятелями. Очередной выход ...

1 2 3 4 5 6