Рәфыйк Мөхәммәтшин елга йомгак ясады




Узып барган ел Татарстан мөселманнар тормышында вакыйгаларга бай булды. 2011 ел башында ук Госман Исхакый мөфти вазыйфасыннан китте, шуннан соң мөселманнар тормышында киеренкелек башланды. Аннан мөфтилеккә Илдус Фәиз килде, мөфтияттә алмашынулар күзәтелде. Әйтергә кирәк, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнар тормышында актив катнаша башлады. Дин белән милләтне бер төшенчә буларак күзаллау, традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау җанланып китте. 11 сентябрьдә, нәкъ Нью Йоркта булган террорга 10 ел булган көнне Мәскәүдә тарихи татар мәчете татар кулы белән җимерелде, Казан бер сүз дәшмәде. Русия үзәгендә кайбер тарихи татар мәчетләре Кавказ кулына күчүен дә күзәттек. Казан мөселман кинофестивале тирәсендә төрле бәхәсләр чыкты. Саный китсәң, тагын шактый җыелыр иде. Инде узып барган елга йомгак ясарга да вакыт. Шул уңайдан без Русия ислам университеты ректоры, сәясәтче Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН белән әңгәмә кордык.

Татар заманы: Сүзебезне Татарстан мөфтие алышынудан башлыйк әле. Илдус Фәизнең мөфти булуын уңай яки тискәре бәялиләр. Мөфтиятнең татар илаһият мирасына борылуы белән бергә чиновниклар структурасына әйләнүе, куылган муллаларның идән астына китүе сизелә.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Чыннан да, монда киеренкелек сизелә. Шулай булырга тиеш булгандыр. Чөнки дини өлкәдә проблемалар шактый җыелды. 20 ел дәвамында ислам яңарышы дип, институтлаштыру ягын карадык. Ягъни мәчетләрне күбрәк төзү, мәдрәсәләр ачу турында уйладык. Болар бар да эшләнде. Ләкин , барган процессларның эчтәлеге ягына, дөньяга караш системасына игътибар аз булды. Диния нәзарәте үзенең эшчәнлегендә нинди традицияләргә таянырга тиеш дигән бик җитди сорау килеп туды. 1990 еллар башында мөфтиятнең“мөселманнар төрле, ул шулай булырга тиеш” диюе – бары тик тынычландыру позициясе булды. Мөгаен, үз чоры өчен ул ниндидер уңай нәтиҗәләр биргәндер, ләкин бу вакытлыча иде.

 “Диния нәзарәте максатында нык торса, алга таба яңа адымнар ясалыр”

Диния нәзарәте уставында эшне Хәнәфи мәзһәбе нигезендә оештыру каралган. Дөрес, икенче яктан, без Хәнәфи булмаганнарга сүз әйтергә тиеш ме соң дигән сорау да туа. Ләкин мөфтият муллалары Хәнәфи мәзһәбе принциплары белән эшләргә тиеш. Теләми икән, китсен. Бу өлкәдә аңлашылмаучанлык бар. Диния Нәзарәтенең эчке эшләү принциплары бөтен мөселман өммәтендә ничек файдаланылырга тиеш дигән сорау җавапсыз кала бирә. Кызганыч, бу бөтен Русиядә шулай. Татарстанны Русиядә уңай мисал итеп күрсәтергә мөмкин. Ләкин бүген бу сораулар  ашыгыч җавап көтә. Димәк, төп проблема – мөфтият эшчәнлеге, мәзһәбләр, мөселманнар арасындагы мөнәсәбәтләр. Аннан күп яшьләр үзләрен Хәнәфи дип санаса да, алар сәләфиме, хәнәфиме – моны беркем белми. Гакыйдә мәсьәләсе бик буталчыкланды, монда төрлелек зур. Моны бер ел эчендә генә хәл итеп булмый.

Татар заманы: Хәл итүнең юллары нидән гыйбарәт. Бәлки, Татарстанга шәех алып кайтыргадыр?

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Барысы да кирәк. Хәзер Татарстандагы имамнар Русия ислам университеты каршында гыйлемнәрен күтәрә. Бу үзенә күрә мөһим чара. Дини мәгариф системасын да бер калыпка салырга, бигрәк тә  гакыйдә мәсьәләсенә игътибарны көчәйтергә кирәк. Аннары тарихи мирастан актив файдаланмыйбыз. Яшьләр татардагы ислам мирасын белмәгәнгә, татар илаһият галимнәре ислам турында дөрес язмаган дигән фикер бар. Яшьләр белән активрак эшләргә, лагерьлар оештырырга кирәк. Бу өлкәдә коплекслы программа эшләү зарур.

Татар заманы: Шулай да Татарстан Диния нәзарәте бу максатларга ирешә аламы?

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Төп максат – Диния нәзарәтен  устав нигезендә эшләмәгән кадрлардан чистарту. Биредә кайбер мөхтәсибләр алышынды. Әмма проблема аңа карап кына бетми. Бу әле беренче адым гына булды. Әгәр бу юнәлештә Диния нәзарәте нык торса, алга таба яңа адымнар ясалыр.

«Русия мөселман лидеры һәм Кавказ лидеры… Миңнехановның позициясе ныгыр дип уйлыйм»

Татар заманы: 2011 елга йомгак ясаганда, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның ике гаеткә килүен әйтеп узыйк. Ул мөселманнар тормышында үз урынын ала башлады. Шул ук вакытта Чечня президенты Рамзан Кадыров ислам лидеры булырга омтылуын билгеләп үтәргә кирәк. Шуңа Мәскәү татарларының Җәмигъ мәчете сүтелде, Томскида тарихи мәчетне дә чеченнарга төзекләндерергә биргәннәр. Моңа бер анализ ясыйк әле.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Без Казанны Русиянең ислам мәркәзе дип саныйбыз. Мәскәү дә шул фикергә якын. Татарстан президенты бу юнәлештә эшчәнлек алып бара. Беренче президент белән чагыштырганда, Рөстәм Миңнеханов Русия татарлары белән күбрәк аралаша, төбәкләргә барса, милли һәм дини оешма вәкилләре белән очрашмый калмый. Аннан татар имамнарын һәр елны форумга җыю зур күрсәткеч. Аның ел саен анда катнашуы, фикерләрен әйтүе дин әһелләре арасында Татарстанның позицияләрен ныгыта.

Дөрес, Рамзан Кадыров дибез. Кавказ бит ул инде һәрвакыт Кавказ булган. Аларның тәэсире беркайчан да үзәк Русиягә таралмаган. Шуңа мөселманнарны икегә – үзәк Русия һәм Кавказ мөселманнарына бүлеп карыйбыз. Шуңа күрә дә, Русия мөселманнары өчен бер лидер була аламы икән дигән сорау туа. Кавказда бер, урта Русиядә икенче лидер булыр. Татарстан президенты йогынтысын Кавказга таратырга омтылганы юк. Ул башка лидерлардан реалистрак. Әмма мәчетләрне төзекләндерү, миграция хәрәкәтләре көчәйгәнгә вазгыять үзгәрә. Татарларның Русиянең башка мөселман халыклары белән чагыштырганда диннән ераграк торуы тискәре йогынты ясый, татарлар мәчеткә аз йөри. Мисал өчен, Ярославльдәге тарихи татар мәчете белән кавказ халыклары идарә итә. Шулай итеп татарларының көче кими бара. Бәлки, Татарстанга Русия төбәкләрендә мәчетләрне торгызу өчен ярдәм итү ягын карарга кирәк. Шунсыз үз позициябезне саклап кала алмыйбыз. Инде башкалар Томкси мәчетен төзекләндерергә алына икән, аның имамы татар булмый дигән сүз. Шуңа бу юнәлештә эшчәнлекне киңәйтергә кирәк.

Татар заманы: Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Русия ислам лидеры, Татарстанның ислам үзәге буларак саклана алуы, яки позициясен ныгыта алуы алдагы елларда ни дәрәҗәдә өметле?

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Татарстанның позициясе ныгый. Катгый вертикаль үстерелгәндә дә Татарстан үзенең икътисадын төрле өлкәләрдә үстерде, инновацияләрне киңәйтүдә эшләде. Һәрхәлдә, Русиядә башка болай идарә итүче төбәкләр юк. Татарстан президентының сәясәт, дини мәсьәләләргә игътибар азрак бирә кебек. Президент булганчы ук, төрле фаразлар Рөстәм Миңнехановны менеджер дип кузаллады. Чөнки заманасы да шул, сәяси вертикаль төбәкләрдә җитәкче-менеджер булуны таләп итә. Мәскәү үзе сәясәт белән шөгыльләнә, дини сәясәт эшен дә үзе алып барырга тели. Татарстан бит ул губерния дә, өлкә дә түгел, ул республика, аның милли мәнфәгатьләре бар. Рөстәм Миңнеханов үзен дини өлкәдә проблеманарны аңлавын күрсәтте. Децентрализация башланса, Миңнехановның позициясе тагын да ныгыр дип уйлыйм мин.

 «Казан кинофестиваленең БДБ илләре чарасына әйләнү куркынычы бар»

Татар заманы: Быел Казан мөселман кинофестивалендә порно артистикага приз бирүдә гауга чыкты. Бу фестиваль Татарстанның дәрәҗәсен төшермәдеме?

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Казан мөселман кинофестиваленең төп девизы – мәдәният диалогы аша культура диалогына. Әлбәттә, бик матур яңгырый, ләкин монда тирән идеологик мәгънә юк. Шуңа фестиваль, баштагы еллар белән чагыштырганда, авторитетын югалта. Культура диалогы бик киң мәгънәгә ия. Аннан фестиваль мөселманныкы бит. Бу мәдәният диалогы мөселманлык кысаларында булырга тиеш. Әмма жюрилар моны аңлап бетерми ахры. Алайса, ни өчен бу фестиваль мөселманныкы дигән сорау туа.Фестивальдә ел саен ниндидер гауга чыкмый калды. Узган ел Израильдән алып килгән фильм тирәсендә тавыш чыкты. Быел беренче урын алган артистканың порнойолдыз булуына шаулаштылар. Бу хакта мәдәният министры белән түгәрәк өстәл дә оештырырга җыенабыз. Һишчиксез, мөселман киносының кысаларын ачыкларга кирәк. Сайлап алу комиссиясендә дин галимнәре булырга тиеш.

Татар заманы: Төп проблема да шунда түгелме? Мәсәлән, фестивальне оештыручылар Татарстан мөфтие белән киңәшми, фестиваль президеты Равил Гайнетдин чарага фатиха бирә, аны гаеткә тиңли.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Әйе, фатиха биреп ача. Икенче яктан, сайлап алу комиссиясе эше иң мөһиме. Анда дин белгечләре булырга тиеш. Шулай итмәсәк, фестиваль дәрәҗәсен тулысынча югалтачак. Инде без аның хәзер үз дәрәҗәсе төшүен күрәбез. Казан мөселман кинофестиваленең БДБ илләренең үтмәс товарын күрсәтә торган чара булып калу куркынычы бар. Шуңа идеологик формат турында уйларга кирәк.

 "Мәскәү Җәмигъ мәчетен циникларча җимерделәр"

Татар заманы: 11 сентябрьдә АКШта булган террога 10 ел тулганда, Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин фатихасы белән Мәскәүнең 105 еллык тарихи мәчете бульдозер белән җимерелде. Бу вандализм татар-мөселманнар арасында Гайнетдингә каршылык тудырды. Монда татар кулы белән татарга каршы эшлиләр. Бу татарның көче бетеп, безгә каршы булган көчләрнең күтәрелүеме?

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Чыннан да, мәчетне җимерү сәер вакыйга булды. Башта мөфтиләр шурасы мәчетне җимермибез дигән иде, ләкин хәл башкача булды. Һәрхәлдә, җимергән очракта да “мәчетне сүтәргә мәҗбүрбез, аның кирпечләрен яңадан файдаланабыз” дияргә була иде. Ләкин монда циникларга килеп чыкты. Җәмигъ мәчетен бөтен халыктан яшереп җимерделәр. Әлеге мәчет татар өчен Мәскәүдә мөһим иде. Кызганыч, мәчетне җимерү татар милләтен, мөселман өммәтен икегә бүлде.

Татар заманы: Әмма Татарстан, мөфтият, татар конгрессы, татар милли-мәдәни автономиясе дә дәшмәде. Ни өчен?

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Эш узгач, йодрык селтәүдән файда юк. Бер яктан Татарстан битараф калды кебек тоелса да, әмма алар моңа битараф түгел. Дәүләт органнары да, Татарстан президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе дә бу мәсьәләне игътибар үзәгендә тотты. Әмма Татарстан хакимияте белән килешенми, шундый эш эшләп ташлады. Татарстанның соңыннан сүз әйтүе – ул мәгънәсезлек булыр иде.

 «Шәһәрдә квартал мәчетләре кирәк»

Татар заманы: Рәфыйк әфәнде, сез дини кризис турында күп сөйләдегез. Моны хәл итүнең бер генә юлы бар – татар-мөселман мәхәллә системасына кайту. Ләкин Татарстанда мәхәллә буларак оештырылган бер мәчет тә юк, кече эшмәкәрлек үсми. Аның каравы, Чуашстанда мәхәллә системасы оешып бара.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Мәхәллә ул – дини һәм шул ук вакытта икътисади берлек. Ул һәрвакыт шулай булган. Без аның мисалын Чувашстанның Тукай авылында күрәбез. Шәһәр шартларында мәхәллә оештыру авыр. Авылларда да эшләп киткән мәхәлләләр юк. Шул ук вакытта Казанда квартал мәчетләре юк, бар мәчетләр дә Җәмигъ мәчете ролен башкара. Ягъни алар  нигездә җомга намазы укыр өчен хезмәт итә. Әгәр квартал, ягъни мәхәллә мәчетләре булмагач, Казанда мәхәллә каян килсен, мәхәллә тормышы ничек оештырылсын?

Мәхәллә ничек оеша ала? Мисал өчен, эшмәкәрләр йорт төзегәндә, беренче катны сатып алып, анда мәчет оештыра ала. Анда мәхәллә тормышын җайга салып җибәрү җиңелрәк булачак. Ләкин мондый тәҗрибә юк дияргә була. Булганнары да бик уңышсыз.

«Русиядә дә “урыс язы” җитүен телиләр»

Татар заманы: Сәясәтче буларак әйтегез әле, сайлаудан соң халыкның урамга чыгуына ничек карыйсыз? “Урыс язы” җитмиме? Татар нинди позициядә булырга тиеш?

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Моңа җитәкчеләр бик табигый караган рәвеш ясады. Русияне акыл белән аңлап булмый инде. 1990 елларда демократия исеме белән илне таладылар. Әмма 2000 еллларда вертикаль хакимияте урнаштырылды. Хәзерге режим демократиягә караганда, авторитаризмга якын. Ләкин интернет заманында бер әйберне дә яшереп калып булмый. Гарәп илләре дә интернет аша революция ясады. Дөрес, аларга ярдәм итүчеләр булды, Русиядә дә “яз” оештырырга теләүчеләр аз түгел. Медведев белән Путинның децентрализация турында кат-кат сөйләве – ул, һичшиксез, вертикальнең тискәре якка эшли башлавын күрсәтте. Митингларга чыгучылар арасында төрле партияләр бар, монда халык канәгатьсезлек белдерә.

Интернет аша урамга чыккан кешеләрнең идеологик җитлегүе юк. Шуңа да моның куркынычы бар, көтелмәгән нәтиҗәләр китерүе бар.Татарлар Русиядә мөселман булсалар да демократиягә иң өлгергән халык булган. Татарлар гомер буе гражданлык җәмгыяте урнаштыру турында хыялланып яшәгән. Дәүләтчелеген югалткан, Русия империясе эчендә калган татар халкы тулысынча мөстәкыйль мәгариф системасы булдыра, демократик җилләр искәч партиясе була, думага үтеп керә,газет-журналлар чыгара. Демократия татар канында бар. Тоталитар, авторитар җәмгыятьне безнең баш үткән, ул милли мәгарифкә дә, мәдәнияткә дә, татар теленә дә файда китерми.Милли мәсьәләне хәл итәр өчен демократия, гражданлык җәмгыяте институтлары булу гына нәтиҗә бирә.

Рәфыйк Мөхәммәтшин белән Айзат Шәймәрданов сөйләште.

www.tatartime.com

 







Другие новости раздела:
ГДЕ БЕРЕТ ДЕНЬГИ РИУ, В ЧЕМ ИСТИННАЯ ПРИРОДА «АРАБСКОЙ ВЕСНЫ» И КАКОЙ ДЛИНЫ ДОЛЖНА БЫТЬ БОРОДА МУСУЛЬМАНИНА. Бюджет Российского исламского университета является очень скромным для столь крупного вуза – он составляет всего около 40 - 50 млн. рублей в ...
На прошлой неделе в Российском исламском университете завершился зимний лагерь для девушек по арабскому языку. На протяжении целой недели молодые мусульманки общались с носителями языка. С их участием были организованы различные круглые столы, ...
ПО МНЕНИЮ РЕКТОРА РИУ, ПОЯВЛЕНИЕ НОВОГО МУФТИЯ НЕ БЫВАЕТ СЛУЧАЙНЫМ – ЭТО ЗЕРКАЛО ПРОБЛЕМ МУСУЛЬМАНСКОЙ УММЫ Образование, которое получил в Турции новый и.о. муфтия Камиль Самигуллин, не носит в себе ничего такого, что противоречило бы традиционному ...
Программа "Татарлар" выходит в эфир пять раз в неделю и рассказывает телезрителям о жизни татар, проживающих вне пределов родной Республики. а также интервью с видными общественными и религиозными деятелями. Очередной выход ...

1 2 3 4 5 6