- Әгәр дә без, мөселманнар, үзебезнең тормышыбызны бүгенге Русия кануны нигезендә алып барырга телибез икән – бу мөмкин хәл түгел. Аларны модернизацияләргә кирәк, — дип белдерде РИУ белгече Галим Вахитов “Вакыф: Русиядә үткәне һәм бүгенгесе” конференциясендә.
Русия ислам университетында “Вакыф: Русиядә үткәне һәм бүгенгесе” исемле фәнни-гамәли конференция үтте. РИУның ислам икътисады һәм идарәсе кафедрасы оештырган бу җыенда “Татарстан Республикасы вакыфы” фонды генераль директоры Гамир Гыйбадуллин, “Хәләл индустриясе” ассоциациясе директоры Рәфыйк Вәлиуллин, Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе директоры Марат Низамов, тарих фәннәре кандидаты, КФУ доценты Марат Гыйбадуллин, тарих фәннәре кандидаты, хокукчы Илшат Мөхәммәтзарипов, РИУның ислам икътисады кафедрасы җитәкчесе Галим Вахитов, укытучылар Камил Вәлиуллин, Мөхәммәт Моратов һәм РИУ студентлары катнашты.
Аерым алганда, бүгенге көндә мөселманнарга элекке биналарын кире кайтару буенча дәүләт дәрәҗәсендә эш алып барыла. Татарстанда объектларның бер өлеше кире кайтарылды һәм икенче өлеше кире кайтарылу барышында тора. Шулай ук бу җыенда вакыфлар мәсьәләсенең хокукый кыры каралды һәм монда кайбер каршылыклар булуын белдерделәр.
Ахырдан “Татар заманы” сорауларына РИУның ислам икътисады һәм идарәсе кафедрасы җитәкчесе икътисад фәннәре кандидаты, доцент Галим Вахитов җавап бирде.
- Әлеге конференциядә Русиядә мөселман җәмгыяте тулы канга эшли башлар өчен мөселман эшкуарлары оешуны таләп итә, дип белдерделәр. Бүген яңа баскычка күтәрелер өчен нинди төп проблемнарны күрәсез?
- Бүген, миңа калса, төп бурычыбыз – мөселманнарның аңында тарихи яңарыш уятырга, “бер нәрсәдә сәбәпсез генә барлыкка килми”, — дигән фикерне сеңдерергә кирәк. Әгәр дә ислам динен яхшы өйрәтүче мәдрәсә булуын телибез икән, аның барлык чыгымнарын да кемдер күтәрергә тиеш дигән фикерне аңлавыбыз ләзем. Русиядә мөселман җәмгыяте тулы канга эшли башлар өчен мөселман эшкуарлары оешуны таләп итә. Бүгенге көндә мөселманнар, кызганыч, бу хакта төптән уйланмый, кемдер түләр әле, түлидер дигән фикер белән яши. Ни өчендер күңелебез белән генә мөселман булырга телибез кебек. Без кулланучы (потребитель) буларак кына яшибез. Мәхәллә каршында җаваплылык булырга тиеш. Сүздә генә калырга тиеш түгел, гамәлдә дә булуы зарур.
- Бүгенге көндә бу өлкәдә белгечләр күпме һәм нинди дәрәҗәдә?
- Ислам икътисад белгечләре бүген аз булса да бар. Әмма бүгенге русия чынбарлыгына Коръән һәм Сөннәтнең таләпләрен эшкә җигә белүче белгечләр бик аз. Әгәр дә без, мөселманнар, үзебезнең тормышыбызны бүгенге Русия кануны нигезендә алып барырга телибез икән – бу мөмкин хәл түгел. Аларны модернизацияләргә кирәк. Бу мантыйкка туры килә дә. Дәүләт халыкның ничек яшәргә теләвен исәпкә алырга тиеш дип тәкрарлап барабыз икән, Русия кануннары да исламда булган хокукый нормаларны исәпкә алырга тиеш. Русиядә бит мөселманнар саны 20 млнга якын, аларнын ихтыяҗларын күрмәү дөресме?
- Галим әфәнде, РИУда 2011 елда ачылган ислам икътисады һәм идарәсе кафедрасы бу өлкәдә ничек шөгыльләнә һәм нинди бурычлар куя?
- Бу кафедра мөселманнарның бүгенге тормышын өйрәнәбез. Зәкәт, вакыф һәм ислам хокукында булган башка шартнамәләрне өйрәнәбез. Русия хокукый кырында Акционер Җәмгыяте, Җаваплылыгы Чикләнгән җәмгыять кебек төшенчәләр бар. Бу төшенчәләр барлыкка килгәнче үк, мең ел әүвәл әлеге төшенчәләр башка формада исламда бар иде инде. Бу төшенчәләр татар җәмгыятендә инкыйлабка кадәр үк кулланылып килгән.
Шуңа да мөселманнар студентларын туплауны дәвам иттерәбез. Мөселманнарга сыйфатлы белем бирүебезне дәвам иттерәбез. Укып бетергәч тә алар татар җәмгыятенең яшәешен тәэмин итүче мөселман эшкуарлык өлкәсендә саллы белгечләр булырлар дип ышанам. Сер түгел, күп кенә мөселман эшкуарлары үзләренә мөселманнарны эшкә алырга телиләр, әмма, кызганыч, алар ислам принциплары, әдәп-ахлагына ятышлы буламаган кешеләрне ялларга мәҗбүр. Мөселман коммерсантлары, хисапчылары һәм башка бу өлкәдәге белгечләр юк дәрәҗәсендә, шуңа да аларны әзерләргә җирлек зур.
Татар заманы өчен Айзат Шәймәрдән.