Рөстәм Батыров: Мөселман илләренең борынына чиертәбез!




Элеккеге хаталарны искә алып, быелгы мөселман киносы фестивален оештыруга дини даирәләрдән дә белгечләр җәлеп ителде. Татарстанның Диния нәзарәте каршындагы Голәмәләр Шурасы рәисе, Россия ислам университеты проректоры Рөстәм Батыров фестивальнең сайлап алу комиссиясендә эшли.


– Рөстәм әфәнде, мөселман киносы фестиваленең сайлап алу туры комиссиясе әгъзалары белән очрашу вакытында Мәскәү тәнкыйтьчеләреннән “хәләл кино” дигән термин яңгырап узды. Кино хәләл була аламы?

– Кино тәнкыйтьчеләре бу сүзне шартлы рәвештә, чагыштыру, кыскалык өчен генә кулланганнардыр. Бик уйланылган термин димәс идем, чөнки бу фестиваль ислам түгел, мөселман киносы фестивале. Ислам киносы белән мөселман киносы арасында аерма бар. Аны барысы да тоемлап та бетерми торгандыр. Фестивальдә бит дөньяви кануннар, гамәлдә баручы вакыйгалар күздә тотыла һәм дини кино турында түгел, ә мөселман киносы хакында сүз бара. Монда мөселманнар тарафыннан төшерелгән әсәрләр, мөселманнар турында бәян итү, мөселман мәдәнияте кыйммәтләренең үсеше яктыртыла. Фестивальдә дөньяви картиналар да катнашырга бик мөмкин. Хәтта турыдан-туры дини мәсьәләләр күтәрелмәве дә ихтимал. Кабатлап әйтәм: хәләл хакында, әлбәттә, сүз бармый, чөнки фестиваль динне, исламны гына түгел, ә мөселман киносын колачлый.

– Узган елгы фестиваль дини даирәләр арасында да, җәмәгатьчелектә дә ризасызлык тудырды. Шул сәбәпле проектны оештыручылар фестиваль программасына картиналар сайлап алу комиссиясенә дин белгече, бу очракта сезне дә җәлеп итте. Шәхсән үзегез ничек уйлыйсыз, фестиваль эшчәнлегендә дини белгечнең фикеренә колак салу кирәкме?

– Кирәк дип уйлыйм. Мөселман тормышына бәйле булгач, әлбәттә, кирәк. Сайлап алу туры комиссиясенең башка әгъзалары әсәрнең күбрәк сәнгать өлешенә, сюжет агышына, тамашачыны җәлеп итү көченә игътибар итсә, дин белгече мөселман күзлеге аша карап бәясен бирә. Картиналарны мин үзем генә карамыйм. Монда безнең Голәмәләр Шурасы әгъзалары да катнаша бит. Ислам кануннарына туры килми торган, эротик характердагы ачык кадрлар булган картиналарга тукталырга киңәш итмибез. Гаилә белән карый алырлык эшләргә өстенлек бирәбез. Идеологик яктан да режиссерлар төрле карашларны алга сөрә. Фестивальнең төп призы мөселманнарга каршы чыккан фильмга бирелсә, күңелле булмас иде, гәрчә, сәнгать ягыннан ифрат яхшы булса да.

– Голәмәләребез күпмерәк киноны фестиваль программасына керүдән тыйды, бармы андый картиналар?

– Әйе, андый фильмнар бар. Без аларны берничә категориягә бүлдек. Кайберләрен катгый рәвештә кертмәскә куштык – аларда килешеп бетмәгән күренешләр бар иде. Шулай ук мөселманнарга каршы булганнарын тыйдык. Ә икенче исемлектә мөселман фестивалендә күрсәтергә бик үк килешеп бетмәгәннәр, тәкъдим рәвешендә генә әйтелгәннәре. Мәсәлән, Леонов дигән косманавт турында бик яхшы картина җәлеп итте. Ләкин мөселман киносына бернинди дәхеле-катнашы юк. Фестивальнең исеменә җисеме туры килергә тиеш дип саныйбыз. Әлбәттә, без андый киноларны катгый тыймадык, киңәш формасында үз фикеребезне генә җиткердек.

– Сезнең фикерләргә комиссия әгъзалары колак саламы соң?

– Безнең тәкъдимнәр игътибарга алынды. Голәмәләр Шурасы иләге аша уздырып булмаган очракта, компромисслы юллар таптык. Мәсәлән, Татарстанның бер фильмында интим күренеш бар иде. Кино авторлары, киңәшебезне тотып аны тасмадан кисеп ташлады. Һәм без киноны конкурска уздырдык. Фильм сәнгати яктан да камил булырга мөмкин, әмма мөселман кануннарына туры килмәгәч, Мәскәү тәнкыйтьчеләре дә кайбер картиналарны конкурска бирмәскә мәҗбүр булды. Фестивальне оештыручылар да рәхмәткә лаек, мөфтиебезнең теләкләренә колак салдылар. Узган ел Татарстан Диния нәзарәте башлыгы әлеге мәсьәләне катгый таләп иткән иде бит: “Безнең белән киңәшләшәсез, әгәр дә киңәшләшмисез икән, фестивальне мөселманныкы дип атамагыз!” – диде. Бу вакытта мөфти күп миллионлы мөселманнар фикерен җиткергән иде.

– Журналист, мөгаллим, дин белгече буларак, сез кайсы илнең кинематографистлары сәләхиятле дип саныйсыз?

– Минем уйлавымча, һичшиксез, Иран киносы! Алар чамалы гына бюджетка да хисләндерерлек, тәэсирле, яхшы фильм эшлиләр. Россия авторларының да кызыклы хезмәтләре бар иде. Документаль картиналар арасында да. Әйтик, “Команда” киносы “Рубин” футболчылары турында. Ә ислам дөньясында Иран киносы дөньякүләм масштабта югары урында тора дип исәплим. Алар безнең Совет чорында төшерелгән киноларыбызга аваздаш. Авторлар ул заманда ничектер оста итеп эшләгәннәр, киноны караган саен карыйсы гына килеп тора, туйдырмый. Якты образлар бар, кеше күңеленең нечкә кылларына орына алырдай итеп иҗат иткәннәр. Иран сәнгатькәрләре дә заманчалатып, шаккатыруга басым ясамыйча, рухани фильмнар төшерә.

– Татарстаннан да әсәрләр катнашасын беләбез. Үзебезнекеләр хакында нәрсә диярсез?

– Ялгышмасам, Татарстаннан егермеләп киноны карадык. Бездән дә күп фильмнар куелган. Шәхсән үземә нәфис фильмнар арасында Фәрит Дәүләтшинның “Күк капусы ачылганда” картинасы ошады. Тукай турында тәэсирле фильм килеп чыккан. Республика дәрәҗәсендә бик яхшы хезмәт дип саныйм. Бөек шәхесебез Бакый Урманче турындагы документаль фильм да игътибарны җәлеп итте. “Бакый Урманче. Тормыш – җыр ул” дип исемләнгән әсәр (режиссерлары – Николай Морозов, Элина Насыйбуллина ). Минемчә, бу хезмәт кинофестивальнең концепциясен тулысынча чагылдыра. Казан мөселман кино фестивале – дөньяви чара. Дини хәрәкәт түгел, исламның мәдәнияттәге гәүдәләнеше. Дини традицияләргә дөньяви караш дисәк дөрес булыр. Бакый Урманче үзенә күрә бер символ кебек. Ул дөньяви кеше булган, ләкин тамырлары белән дингә бәйләнгән. Мәдрәсә тәмамлаган, гомере буе рухани чынанактан сугарылган. Шамаилләр ясаган, догалар кылган. Барысы да аны дөньяви шәхес буларак кабул иткәннәр. Ә ул илаһи чыганакка тоташып яшәгән.

– Татарстан кино сәнгате турында әллә ни сүз куертып булмый, ул яралгы хәлендә дисәк тә, ялгыш булмас. Шулай да безнең республикада сигезенче тапкыр зур кинофорум уздырыла. Ничек уйлыйсыз, Татарстанга моның файдасы бармы?

– Бик зур файдасы бар дип уйлыйм. Беренчедән, халыкара масштабта үзенчәлекле фестиваль. Мөселман киносы фестивале белән без мөселман илләренең борынына чиертә алабыз. Мөселман илләрендә дә моңа җитлекмәгәннәр әле. Егерменче йөз башында да татарлар җәдитчелек идеяләре белән күпкә алда барганнар. Китап бастыру, яңача укыту һ.б. кебек. Хәзер дә мөселман дөньясыннан алда барабыз дигән сүз. Моннан тыш, республикага имидж капиталы да өстәлә. Россиядә генә түгел, мөселман дәүләтләре һәм БДБ илләрендә әлеге фестиваль аша Казан турында ишетәләр. Башка илләр белән мәдәни багланышлар булдырыла. Икътисади элемтәләр үсә. Татарстан өчен бу – зур реклама. Моннан бөтен кеше ота гына.

– Фестивальнең исеме моннан берничә ел элек “Алтын мөнбәр” иде. Бик матур исем. Аны кире кайтару мөмкинлеге булмады ахыры?

– Моның юридик мәсьәләләр белән бәйле икәнен беләм. Бу сорауга тулы җавапны оештыручылар гына бирә аладыр. Дөресен генә әйткәндә, миңа да “Алтын мөнбәр” исеме бик ошый. Исеме кире кайтарылса, бик дөрес булыр иде. Анда ниндидер үзенә тартып тора торган мәгънә бар. Фестивальнең хәзерге аталышы бушрак кебек. Ә менә “Алтын мөнбәр” дигәндә, күз алдына чыннан да изге сүз җиткерә торган биек тә, бөек тә кафедра образы килеп баса. Һәм барысы да аңлашыла! Халык аңында образы сакланырлык исем кирәк, минемчә.

– Фестивальгә нинди теләкләрегез бар?

– Беренчедән, оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Чөнки алар гаять зур эш башкаралар. Күпләр, бәлкем, аларның хезмәтен бәяләп тә бетерми торгандыр. Фестиваль оештыручыларына бу эшләрендә ярдәм итәргә кирәк. Проектта мөселман кыйммәтләре күбрәк чагылыш табуын телим. Ачылыш һәм ябылу тантаналарында мөселман идеалларына басым ясалсын иде. Кунаклар исемлеге дә мөселманлык эчтәлегенә каршы килмәс дигән өметтә калам.


Мөршидә КЫЯМОВА
www.intertat.ru

 







Другие новости раздела:
ГДЕ БЕРЕТ ДЕНЬГИ РИУ, В ЧЕМ ИСТИННАЯ ПРИРОДА «АРАБСКОЙ ВЕСНЫ» И КАКОЙ ДЛИНЫ ДОЛЖНА БЫТЬ БОРОДА МУСУЛЬМАНИНА. Бюджет Российского исламского университета является очень скромным для столь крупного вуза – он составляет всего около 40 - 50 млн. рублей в ...
На прошлой неделе в Российском исламском университете завершился зимний лагерь для девушек по арабскому языку. На протяжении целой недели молодые мусульманки общались с носителями языка. С их участием были организованы различные круглые столы, ...
ПО МНЕНИЮ РЕКТОРА РИУ, ПОЯВЛЕНИЕ НОВОГО МУФТИЯ НЕ БЫВАЕТ СЛУЧАЙНЫМ – ЭТО ЗЕРКАЛО ПРОБЛЕМ МУСУЛЬМАНСКОЙ УММЫ Образование, которое получил в Турции новый и.о. муфтия Камиль Самигуллин, не носит в себе ничего такого, что противоречило бы традиционному ...
Программа "Татарлар" выходит в эфир пять раз в неделю и рассказывает телезрителям о жизни татар, проживающих вне пределов родной Республики. а также интервью с видными общественными и религиозными деятелями. Очередной выход ...

1 2 3 4 5 6