Квест МУСЛИМс




“Мөселман Яшьләре Бердәмлеге” исемле регионара иҗтимагый оешма Казан шәһәренең төрле дини һәм дөньяви уку йортлары студентлары арасында “КВЕСТ МУСЛИМс” дип исемләнгән уен үткәрде.

22,24 KbБиредә Рәсәй Ислам Униреситеты, Мөхәммәдия, Госмания мәдрәсәләре, Казан Федераль Университеты һәм Казан Авиатөзелеш Институты шәкертләре катнашты. Камал театры каршында җыелган 60-70 катнашучыга иң баштан “Мөселман Яшьләре Берлеге”нең рәисе Әхмәдиев Рүзәл сәлам сүзләрен җиткерде һәм “Бисмиллә” әйтеп, уенның кагыйдәләрен аңлатуга кереште, чөнки шәкертләрнең күпчелеге квест уены белән таныш түгел иде.

Уен кагыйдәләре буенча, барлык катнашучылар да командаларга бүленергә, үз командаларына исем-девиз уйлап табарга һәм команданың капитанын билгеләргә тиеш иде. Бу биремдә барлык катнашучылар да тапкырлык һәм җитез булдылар. Шулай итеп “ШТК Fall out boys”, “Мөселманнар”, ТУ-40”, “1882”, “РИУ”, “Госмания” исемле командалар оешты.

Командалар үз-үзләрен тәгъдим иткәннән соң, һәрбер команда Татар бистәсендә урнашкан төрле нокталарга таралышты. Әлеге нокталар алдан ук оештыручылар тарафыннан билгеләнгән тарихи урыннар, архитектур биналар иде (Мәрҗәни, Нурулла, Борнай, Солтан мәчетләре, Мөхәммәдия мәдрәсәсе, 1000 еллык паркы, Тукай музее, Бауман урамы). Тиешле нокталарга барып җитеп аларны үтү – командаларның төп бурычы. Әмма һәрбер ноктада катнашучы командаларны кырыс куратор көтеп тора иде. Куратор исә кызыклы һәм эчтәлекле бирем бирә, мәсәлән, ничек итеп 10 кешегә 6 аякта8 метрераклыкны үтергә; Бауман урамында үтеп баручы 20 кешедән Корбан бәйрәме турында сораштырырга һәм аларның фикерләрен язып барырга; Борнай мәчетен җыештыру; мөселман китап кибетеннән бәясе иң арзан һәм иң кыйммәт булган китапларны эзләп табырга; су белән тутырылган стаканга тимер акчалар салу ярышы һ.б..

23,19 KbКомандалар биремне уңышлы гына үтәсә, аларга конверт тапшырыла. Ә конвертта исә бер сорау. Шушы сорауга җавапны тапкан очракта гына команда киләсе ноктаның кайда икәнен беләчәк һәм тиз генә шунда юнәләчәк. Шул рәвешчә, командалар барлык сигез ноктаны да үтеп, ахыр чиктә Казан арты мәчетендә җыелачак. Беренче килеп җиткән команда җиңүче дип билгеләнә. Барлык командалар да югалтусыз исән-имин генә финишка килеп җиттеләр. Һава торышының шартлары уен барышына бераз комачау итүгә карамастан, финишка килеп җиткән барлык яшьләрнең йөзләрендә көләч елмаю балкып тора иде. Бер тиктормас шәкертләрнең бер-бер артлы төзелешеп гәрәп хәрефләре белән “Аллаһ” сүзен язып, килеп чыккан язманы манара башыннан фотосүрәткә төшерү чын мөселманча флешмоб буларак нур өстенә нур булды.

Шактый озын аралыкны тиз арада үткән командалар бертавыштан “эшләгәч ашарга да ярый” дигәндәй, алдан әзерләнгән табынга юнәлделәр. Уен барышында гына түгел, ә өстәл артында да мөселман яшьләренең бердәмлеге күренде. Сыйланганнан соң, чараны оештыручылар гөрләп үткән квестның нәтиҗәләрен ясауга керештеләр. Шулай итеп, беренчелекне ТУ-40 дип исемләнгән команда алды. Икенче булып Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының “Fall out boys” килде, өченче урынны “РИУ” командасы шәкертләре яулады. Җиңүче командаларга истәлекле дипломнар һәм тәмле тортлар тапшырылды.

“Бисмиллә” сүзе белән башланган сыйлану табынындә вәгазь сөйләнелмәсә дөрес булмас иде. Чакыралган хәзрәтебез яшьләргә нәсыйхәт рәвешендә вакытның бәрәкәте, гыйлемнең әһәмияте турында сөйләп үтте. Вәгазьдән соң дога кылып хәер сүздә, күтәренке кәефтә таралыштылар.

КВЕСТ МУСЛИМс чарасы сәламәтләндерүгә, мәгърифәтләнүгә һәм мөселман яшьләрен берләштерүгә юнәлдерелгән булса, чара барышында бу максатларга тотрыклы адымнар ясалды.

 Рәдиф Әхмәдиев

www.tatartime.com







Другие новости раздела:
В канун дня российской прессы Владимир Путин встретился с руководителями ведущих российских СМИ, среди которых был и главный редактор «Аргументов и Фактов» Игорь Черняк. ...
Россия уважает территориальную целостность Украины в границах, которые сложились после референдума в Крыму. Об этом в ходе пресс-конференции заявил глава российского МИД Сергей Лавров, сообщает RT. ...
Государственный секретарь МИД Украины Андрей Заяц назвал Россию, Сирию и Сомали опасными для посещения странами. "В очередной раз просим украинцев не ехать в опасные страны: Ливию, Сирию, Йемен, Сомали, Россию. ...
Потери Германии из-за антироссийских санкций составляют 40 процентов всего ущерба, который несут страны Евросоюза. Как передает «Лента.ру», об этом пишет газета Frankfurter Allgemeine Zeitung со ссылкой на исследование Института мировой экономики в Киле. ...

1 2 3 4 5 6