“Алтын урта” РИУ студентлары өчен очрашу оештырды




Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Алтын урта” клубы Россия ислам университетында Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы, “Хәтер” мәчете имамы Харис хәзрәт Салихҗан белән очрашу оештырды. Очрашуда РИУ студентлары катнашты.

 

24,66 KbХарис хәзрәт үзенең яшьлеге турында сөйләде, сугыш вакытында күргәннәре белән уртаклашты.

 

– Аллаһы Тәгалә: “Заманны сүгә күрмәгез. Заман синеке – адәмнеке түгел, заман минеке”, – диде. Заманны сүгеп үзеңә ниндидер күләмдә аклану табарга омтылу – һәрвакытта да гөнаһ. Мин ничек инде динне белим, мине өйрәтмәделәр, дип әйтәләр. Заманны Аллаһка сылтарга ярамый, – дип башлады ул үз сүзен.  

 

Сугышка кадәр дин тоту ничек булган? Х.Салихҗан туган авылы мисалында бу хакта бәйнә-бәйнә сөйләде. Нинди генә авыр шартлар булмасын, бер генә гыйбадәтне дә калдырмаска тырышуларын җиткерде. Совет хөкүмәте динне тыймады, динне пропагандалауны тыйды, дип бедерде ул.

 

Бүгенге көндә илебездә 11 миллион алкоголик, 7 миллион наркоман бар. Россиядә һәр елны 6,5 миллион аборт ясала. Элек хатын-кызлар бала төшерүне белмиләр иде, – диде Х.Салихҗан.

 

Хәзрәт бик теләп студентларның сорауларына җавап бирде. Мисал өчен, аннан Бөек Ватан сугышында катнашуны җиһад дип атап буламы, дип сорадылар. Шулай ук аның эшчәнлеге, басылып чыккан китаплары белән кызыксынучылар да булды.

 

21,74 KbСөйләнгәннәргә нәтиҗә ясап Харис Салихҗан: “Әгәр дә дин кайсы да булса уку йортында (урта, югары, махсус) фәннән башка укытыла икән, бу – гөнаһ, әгәр дә дин кире кагылып, бары тик фән генә укытылса, бу җинаять”, – дип белдерде. Шулай ук яшьләрне дин һәм фәнне яхшы белгән чын мөселманнар булырга, ватанны сакларга һәрвакыт әзер торырга чакырды.

 

Айнур Солтанов Харис хәзрәткә: “Сез Ватанга хезмәт итүнең иң күркәм үрнәге булып торасыз, сугыш вакытында солдат буларак та, бүгенге көндә мәчет имамы буларак та Сезнең кебек кешеләр яшьләребезгә зур үрнәк”, – диде һәм мондый очрашуларны даими ясарга кирәк, дигән теләген җиткерде.  

 

Нияз Сабирҗанов







Другие новости раздела:
В канун дня российской прессы Владимир Путин встретился с руководителями ведущих российских СМИ, среди которых был и главный редактор «Аргументов и Фактов» Игорь Черняк. ...
Россия уважает территориальную целостность Украины в границах, которые сложились после референдума в Крыму. Об этом в ходе пресс-конференции заявил глава российского МИД Сергей Лавров, сообщает RT. ...
Государственный секретарь МИД Украины Андрей Заяц назвал Россию, Сирию и Сомали опасными для посещения странами. "В очередной раз просим украинцев не ехать в опасные страны: Ливию, Сирию, Йемен, Сомали, Россию. ...
Потери Германии из-за антироссийских санкций составляют 40 процентов всего ущерба, который несут страны Евросоюза. Как передает «Лента.ру», об этом пишет газета Frankfurter Allgemeine Zeitung со ссылкой на исследование Института мировой экономики в Киле. ...

1 2 3 4 5 6