
17-19 февраль көннәрендә Иркутскиның күптән түгел генә оешкан «Байкал дулкыны» яшьләр оешмасы Себер татар яшьләре арасында беренче зур очрашу уздырды. Чарада Иркутски, Новосибирски, Кемерово, Улан-Удэдан 30га якын делегат катнашты.
Очрашуны Себер татар яшьләренең лидерлар мәктәбе дип тә атап буладыр, мөгаен. Ник дигәндә, чарада төрле проектлар төзү буенча эшчәнлек алып барылган, төрле мастер-класслар үткәрелгән. Аларның барысы да татар телен, милләтен үстерүгә юнәлдерелгән. Үзара тәҗрибә уртаклашу, бер-берләрен үз төбәкләрендә алып барылган эшчәнлек белән таныштыруны яшьләр иң зур максатларның берсе итеп билгеләгәннәр.
Бер-береңә үрнәк булу мөһим
Җыенда татар милләтенең үзәге булган Казаннан да махсус кунаклар катнашкан. «Чара югары дәрәҗәдә узды дип әйтә алам. Әле яңа гына оешып килүче әлеге үзәкнең шушындый зур чара оештыра алуы игътибарга лаек, минемчә. Мин үз чиратымда аларны үзебездә үткәрелеп килүче төрле чаралар һәм бәйрәмнәр белән таныштырдым, башка татар оешмалары турында сөйләдем. Алар өчен бу бик мөһим, чөнки көтелгән нәтиҗәләргә бары тик бергәләп эшләгәндә, бер-береңнән үрнәк алганда гына ирешеп була», ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин.«Җыр-бию белән генә булмый»
Дингә мөнәсәбәт, ислам нигезләре шулай ук игътибардан читтә калмаган. Россия Ислам университеты хезмәткәре Ренат Мозафаров тарафыннан чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен дини белем бирү буенча мастер-класслар үткәрелгән. «Татар милләте турында сөйләгәндә, дин турында да онытырга ярамый, чөнки телебезне, милләтебезне, гасырлар буена килгән гореф-гадәтләребезне саклап калуда нәкъ менә дин зур урын тота», дип ассызыклый Тәбриз.
Әлеге чараның тагын бер үзенчәлекле ягы - яшьләр җыр-бию, уен-көлкене төп планга чыгармаганнар, ә җыенның идеология һәм эчтәлегенә басым ясаганнар.
«Соңгы арада татар милли үзәкләре төрле җыр-бию, концертларга аеруча зур игътибар бирә башлады. Җырлап-биеп кенә татар милләтен, гореф-гадәтләрен саклап калып булмый, нәрсә дә булса эшләргә, алга конкрет максатлар куярга кирәк. Бу яктан Себер яшьләренең эшчәнлегеннән мин бик канәгать», дип ассызыклады Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин.
Рәмзия ЗАКИРОВА