Казанда Русия Ислам Университетында яшь шәкертләрне тәбрикләделәр




З-нче сентябрь конне иртәдән бәйрәмчә киенгән шәкертләр һәм мөслимәләр РИУ-ның конференц залына ашыктылар. Анда Русия Ислам Университетның беренче курсына кергән студентларны тәбрикләделәр.

 

РИУ-ның ректоры Рафыйк Мйхәмәтшин шәкертләрне укырга керүләре белән, яңа уку елы башлану белән котлады. Ул мөселман институтының үзенчәлекле якларын, студентларга булган таләпләрне дә әйтеп китте. Рафыйк хәзрәт теология факультетының лингвистика, экономика булекләрен, бу елдан журналистика булегенен Татарстандагы РИУ-да  гына   булуларына басым ясады. Шулай ук Русиядә бердәнбер уку йорты буларак, Көръәнне яттан өйрәну өчен Көръән хафизлар булегенен булуында билгеләп үтте. Бүлек Ислам университетында Халыкара Көръән ятлау үзәгенен бер бүлеге буларак берничә ел инде эшләп килә.

 

Рафыйк хәзрәт студентларга киләчәктә карьера үсеше өчен уникаль уку йорты сайлауларын азсызыклады. Соңгы елларда чит илләр белән элемтәләрнең артуы,  киләчәктә Русиядә ислам банкларын ачырга планлаштыру да, ислам сәнәгәте (экомикасын) факультетында укучы студентларга зур момкинлекләр бирәчәген эйтте.

 

Университетта дини фәннәр белән беррәттән, гомум югары уку йортларындагы предметлар да укытыла һәм хокумәт үрнәгендәге диплом тапшырыла. Рафик Мухаметшович университетны тәмамлагач чит илләрдә магистратурада дәвам итү  мөмкинлеген дә белдерде.

 

Рафыйк хәзрәт университетта Эбу Хәнифә мазхабы буенча, мең елдан артык тарихы булган традицияле исламнын укытылуына басым ясады.

 

Рафыйк Мухаметшович университетта исламча, әхлак, шәригать таләпләренә туры китереп киенеп йөрергә  кирәкленә аеруча басым ясады. Шулай да, урындагы Татарстан мөселманнарының гасырлар буе сакланып килгән гөреф-гадәтләрен хөрмәт итеп, аларның үзенчәлекләрен дә истә тотарга кирәклеген эйтте. Бигрәк тә мөслимәләргә кап-кара хиҗаб киеп, кара яулыклар ябынып йөреп җәмәгәтчелекне куркытмаска кирәклеген дә эйтеп үтте. Идел буе мөселманнары, башка халыклар да кара төстәге киемне зур кайгы (траур) вакытында гына кигәннәр бит, диде.

 

Чыннан да, шәриятчә киенәбез диеп, арттырып җибәрмәскә, кайбер чикләрне дә узмаска кирәктер. Киемнәребез генә мөселманча түгел, барлык көнкүрешебез дә мөселманча булырга тиештер. Ин беренче чиратта әдәплелек, тыйнаклылык, олыларга хөрмәт, мохтаҗларга ярдәм, чисталык-пөхтәлек һ.б. яхшы сыйфатлар белән һәм барлык татарларның мәркәзе булган Татарстан җирендә миллилегебез белән дә аерылып торырга тиешбездер. Изге Болгар җирендә Ислам динен кабул итеп, ата-бабаларыбыз күпме сынаулар үтеп тә, гасырлар буена динебезне саклап кала алганнар. Мөселман булабыз диеп, ата-бабаларыбызның мили кием үзенчәлекләрен бөтенләй югалтмасак иде.

 

Бабайларыбыз мили чигелгән түбәтәйләрдә, бизәлгән читекләрдә, яшь ханымнарыбыз чигелгән калфаклар белән яулыкларын артка, әбиләребез ак яулыкларын зур итеп ачып алга бәйләгәннәр бит. Соңгы елларда җырларда гына җырлана бит ак яулыклы әбиләребез турында. Татарның мәркәзендә чигелгән камзуллар, читекләр киеп, ак яулыкларын милличә бәйләп йөрүчеләр кубрәк булса, бик матур күренеш булыр иде. Соңгы еллардагы гарәп илләренә оһшатып киену шәригәтчә булса да, халкыбызның, ата-бабаларыбызның гөреф-гадәтләренә туры килеп бетми. Бу турыда Татарстан модельерлары да уйласыннар иде, уз йөзебезне, миллилегебезне югалтмасак иде, милләттәшләр, дин кардәшләр!

 

Институтта укытылачак факультетларның деканнары, кафедра мөдирләре дә студентларны котлау сүзләре белән тәбрикләделәр, юлламалар бирделәр.

           

Мөслимә Закирҗан







Другие новости раздела:
В канун дня российской прессы Владимир Путин встретился с руководителями ведущих российских СМИ, среди которых был и главный редактор «Аргументов и Фактов» Игорь Черняк. ...
Россия уважает территориальную целостность Украины в границах, которые сложились после референдума в Крыму. Об этом в ходе пресс-конференции заявил глава российского МИД Сергей Лавров, сообщает RT. ...
Государственный секретарь МИД Украины Андрей Заяц назвал Россию, Сирию и Сомали опасными для посещения странами. "В очередной раз просим украинцев не ехать в опасные страны: Ливию, Сирию, Йемен, Сомали, Россию. ...
Потери Германии из-за антироссийских санкций составляют 40 процентов всего ущерба, который несут страны Евросоюза. Как передает «Лента.ру», об этом пишет газета Frankfurter Allgemeine Zeitung со ссылкой на исследование Института мировой экономики в Киле. ...

1 2 3 4 5 6