Дүшәмбе көннәрендә РИУда татарча гына сөйләшәләр




Тиздән РИУда дүшәмбе татар теле көне дип игълан ителәчәк. Һәр атнаның беренче көнендә университетта татар телен үстерү, камилләштерү максатыннан төрледән-төрле чаралар уздыру каралган.

8 октябрь көнне Россия Ислам университетында «Мин татарча сөйләшәм» акциясен үткәрергә өлгергәннәр инде. Бу көнне студентлар да, укытучылар да үзара бары тик татар телендә генә аралашкан. Ә инде татарча сөйләшә белмәүче, аңламаучыларга «Татар телендәге 150 сүзем» дигән китапчыклар таратылган. Туган телләрен камил белүчеләр «Мин татарча сөйләшәм!» дип язылган түштамга һәм ябыштыргычлар белән бүләкләнгән.

Оештыручылар бөтен дөнья татарлары арасында зур популярлык казанган «Мин татарча сөйләшәм» акциясен нәкъ менә университет бинасы эчендә уздырып карау уе белән күптәннән «янган» инде. Чараны уздырыр алдыннан студентлар, укытучылар белән махсус әңгәмәләр оештырылган. Нәтиҗәдә, барысы да әлеге акцияне уздыру кирәк, дип тапкан. Чара бик югары дәрәҗәдә үткәрелгән.

Тагын бер яңалык - РИУ татар телен камилләштерү белән генә чикләнергә уйламый. Якын арада монда гарәп теле көне дә оештырырга уйлыйлар.

intertat.ru







Другие новости раздела:
В канун дня российской прессы Владимир Путин встретился с руководителями ведущих российских СМИ, среди которых был и главный редактор «Аргументов и Фактов» Игорь Черняк. ...
Россия уважает территориальную целостность Украины в границах, которые сложились после референдума в Крыму. Об этом в ходе пресс-конференции заявил глава российского МИД Сергей Лавров, сообщает RT. ...
Государственный секретарь МИД Украины Андрей Заяц назвал Россию, Сирию и Сомали опасными для посещения странами. "В очередной раз просим украинцев не ехать в опасные страны: Ливию, Сирию, Йемен, Сомали, Россию. ...
Потери Германии из-за антироссийских санкций составляют 40 процентов всего ущерба, который несут страны Евросоюза. Как передает «Лента.ру», об этом пишет газета Frankfurter Allgemeine Zeitung со ссылкой на исследование Института мировой экономики в Киле. ...

1 2 3 4 5 6