Курсларга теләге булган һәркем языла ала. Дәресләрне Россия ислам университетының өлкән курс студентлары алып барачак. Бу аларга уку йортында алган белемнәрен тагын да ныгытырга булышыр, дип ышана оештыручылар. Укучылар исә мөселман хокукы, исламда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы кебек темаларга белем туплый алачак. Аларны гарәп теленә, Коръән укырга да өйрәтәчәкләр, дип хәбәр итә университетның мәгълүмат үзәге.
Уку-укыту процессы бушлай оештырыла. Әле алай гына да түгел, һәр айның соңгы якшәмбесендә укучылар өчен танылган дин эшлеклеләре, Казан мәчетләре имамнары белән махсус очрашулар үткәрелер, дип планлаштырыла. Алар кызыклы темаларга чыгышлар ясаячак, төрле сорауларга җавап бирәчәк.
Уку процессы тиешле нәтиҗәләргә китерсен өчен укучыларны яшь буенча берничә төркемгә бүләчәкләр. 14-25 яшьлекләр, 25-45 яше тулганнар һәм 45 яшьтән өлкәнрәкләр аерым шөгыльләнәчәк. Балалар шулай ук аерым укытыла. Курслар азагында исә һәркемгә махсус сертификат тапшырылачак.
intertat.ru