Выступление ректора РИУ Рафика Мухаметшина на V Съезде Всемирного конгресса татар




Бөтендөнья татар конгрессы алдында торган мәсьәләләр безнең барыбызга да ачык кебек – ул милләтне саклау, аны үстерү. Ләкин глобальләшү чорында традицион кыйммәтчелек принциплары кризис кичереп, юкка чыгу алдында торганда, бу максатларны тормышка ашыру күпкә кыенлаша. Бу корылтайда алга таба үсеш юлларын, инша Аллаһ, билгеләрбез. Корылтайда тикшереп кабул итү өчен, “Милләтне саклау һәм үстерү” буенча концепциядә тәкъдим ителде. Әмма без барыбыз да бик яхшы аңлыйбыз, иң күркәм идеяләрне дә тормышка ашыру өчен, таяныч нокталары, тормышка ашыру өчен инструментарий, ягъни институтлар кирәк. Мин барыбызның игътибарын бер мөһим закончылыкка юнәлтер идем: замана үзгәреп, безнең алда нинди генә яңа таләпләр куймасын, традицион кыйммәтчелекләрнең әһәмияте кимеми, киресенчә кайбер өлкәләрдә арта да бара.

Үзебезнең революциягә кадәрге тарихыбызны искә төшерсәк, милләтне саклап калучы һәм аның потенциаль мөмкинлекләрен билгеләүче институтларыбыз булган бит. Алар:

1.      Гаилә;

2.      мәчет – мәхәллә системасы;

3.      үзенең капиталы белән милли буржуазия;

4.      дини мәгариф системасы;

5.      1905 елгы революциядән соң вакытлы матбугат чаралары;

6.      дәүләт Думасында мөселман фракциясе.

Милләт проблемаларын алга куеп хәл итү юлларын уйлаганда, менә бу традицион институтлардан бүген эффектив файдаланабызмы, аларның әһәмияте югалмаганмы? Югалмаган гына түгел, бүген аларның әһәмияте артка гына бара.

1.                  Гаилә институты, кызганычка каршы бүген бөтен дөньяда кризис кичерә. Демократик җәмгыятьтә, традицион гаиләгә игътибар арттырсак, традицион булмаган төркемнәрнең хокукларын чиклибез дигән мәгънәсез принцип традицион гайләнең кризисын тагын да көчәйтә. Чыгышымда татар гаиләсенең халәтенә махсус туктамыйм.

 

2.                 Мәчет – мәхәллә мәсьәләсенә килгәндә, гасырлар буе милләтне саклауга хезмәт иткән иң ышанычлы бу институт, бүген үзенең мөмкинлекләреннән эффектив файдаланмый. Милли җирлектән аерылган яшь имамнарны тыңлый – тыңлый, соңгы 10-15 елда, традицион кыйммәтчелектән йөз чөерүче яңа мөселман татар буыны формалашып килә. Татар гасырлар буе дин белән милләтне аерып карамаган. Ә бүген хәнәфи мәзхәбен ул милли йола, гореф гадәт кенә дип караучылар саны арта бара. Чынлыкта исә нәкъ менә хәнәфи мәзхәбе татар халкының милли йөзен саклап калу өчен җирлек тудырган дини тәгълимат. Бүген мәзхәбсезлеккә түгел, ә хәнәфи мәзхәбенең асылын ачып бирүгә омтылырга кирәк. Мәчетләребез бүген ислам яңарышының символы булып тора. Ләкин бүген безгә символлардан тыш, даими, эффектив эшләүче институтлар кирәк дип тагын бер мәртәбә кабатлыйм. Үзидарә функцияләрен үз өстенә алган, үз – үзен икътисади яктан тәэмин итәргә омтылучы мәхәлләсез, мәчет бүген үз вазыйфасын тулысынча башкара алмый.

 

Исмәгыйль бәй Гаспралы “дәүләт эчендәге дәүләт” дип атаган мәхәллә әлегә кадәр татарларда, бигрәк тә шәһәрләрдә оешып китә алганы юк. Дөрес, кайбер кызыклы мәхәллә модельләренең чалымнары бар инде. Шул ук, күп мәртәбә мисал итеп китерелгән Чуашстанда Тукай тәҗрибәсе. Дини тәгълиматларга таянып, алга үсеш өчен икътисади инструментлар таба алган кызыклы тәҗрибә ул. Ул – авылны мәхәллә идеясы тирәсенә берләштерү максатын тормышка ашыручы тәҗрибә буларак кызыклы.

 

3.                       Революциягә кадәр татар милләте үсешенең икътисади нигезен үзенең капиталы белән милли буржуазия тәэмин иткән. Ә бүген татар эшмәкәрләре үзләренә йөкләнгән бу миссиянең әһәмиятен яңа гына аңлый башладылар. Туплаган байлыгының бер өлешен милләтең өчен файдаланмасаң, ул байлыкның бәрәкәте булмаганлыгын аңлау аша үз эшеңне алып бару бик мөһим. Бу өлкәдә уңышлы мисаллар шактый. Үземә якын булган өлкәдән бер мисал гына китереп китәм. Үзенең туган ягы Ульяновск өлкәсе Кулаткада мәчетләргә, дини оешмаларга ярдәм итү белән генә чикләнмичә, анда тулы бер инфраструктура оештырып, шуны финанслаучы Эдуард хаҗи Ганиев мисалы.

 

4.                       Дини уку йортлары система буларак бездә оешып җитте дияргә була. Ләкин дини уку йортларында укып чыккан шәкертләрне эш хакы, торак белән тәэмин итәрлек мәчет – мәхәлләләр бик аз. Шуңа күрә дә дини уку йортларына керү мотивациясе бик түбән. Дини кадрларны әзерләү һәм алардан эффектив файдалануның механизмы юк дияргә була. Моның өчен дини уку йортларының, Диния нәзарәтенең тырышлыгы гына җитми. Җирле хакимият органнары, милли оешмалар, эшмәкәр дини кадрлар проблемасының бүгенге вәзгыятьтә көннән көн әһәмияте артканлыгын аңлап эш итмәсәләр, безнең дини уку йортларының эш коэффициенты бик түбән булачак. Тискәре тенденция инде күзалдында: дини уку йортларына, бигрәк тә мәдрәсәләргә керергә теләүче татар яшьләренең саны кими. Русия Ислам университетында да бу тенденция дини белгечләр белән беррәттән икътисад, лингвистика, журналистика буенча белгечләр әзерләү хисабына гына уңай. Шуңа күрә дә дини кадрлар әзерләү, мәсьәләсе безнең барыбызның өчен дә уртак проблемасы.

 

 

5.                  Матбугат чараларның дини сегментына килгәндә, позицияләребез мактанырлык түгел. Безнең өчен традицион булмаган дини кыйммәтчелекләрне пропагандалаучы рус телле сайтларның 100 артык булуы, бу өлкәдәге позицияләрне ныгытуның әһәмиятен тагын да ассызыклый. Ни кызганыч, радикаль идеяләр тарафдары булу өчен интернет пространствода бүген бөтен мөмкинлекләр тудырыган. Барыбызга да көн кебек ачык, бу өлкәдә тыю, ябу эффектив чара була алмый. Альтернатив  иҗади конкуренция, фикер төрлелеге пропагандалау хакында сүз алып барырга кирәк бүген буөлкәдә.

Һәм соңгысы:

 

Милли һәм конфессиональ сәясәтнең Русия федератив дәүләт принципларына тәңгәл килүен тәэмин итүче өчен дәүләт органнарында, бигрәк закон чыгару органнарында милләттәшләребезнең принципиаль позициясе булуы бик мөһим. Бигрәк тә Русиядә башланган мәгариф реформасында, яңа милли сәясәтне формалаштыруда безнең позициябез дәүләт органнарында, бигрәк тә Русия Дәүләт Думасында тиешле профессиональ дәрәҗәдә куелырга тиеш. Татарны кысалар дип кычкыру гына түгел. Проблемаларны реаль хокукый җирлеккә кую һәм хәл итү юлларын табу кирәк.

 

Татар милләте яши, үсә. Аны саклау, үстерү өчен яңа шартларда яңа механизмнар да кирәк. Ләкин мин бүген, гасырлар буе милләтне сакларга хезмәт иткән традицион институтларның эшчәнлеген җанландыру, аларны заман таләпләренә туры китерүнең мөһимлеген әйтергә теләгән идем үз чыгышымда.

Рәфикъ Мөхәммәтшин







Другие новости раздела:
В канун дня российской прессы Владимир Путин встретился с руководителями ведущих российских СМИ, среди которых был и главный редактор «Аргументов и Фактов» Игорь Черняк. ...
Россия уважает территориальную целостность Украины в границах, которые сложились после референдума в Крыму. Об этом в ходе пресс-конференции заявил глава российского МИД Сергей Лавров, сообщает RT. ...
Государственный секретарь МИД Украины Андрей Заяц назвал Россию, Сирию и Сомали опасными для посещения странами. "В очередной раз просим украинцев не ехать в опасные страны: Ливию, Сирию, Йемен, Сомали, Россию. ...
Потери Германии из-за антироссийских санкций составляют 40 процентов всего ущерба, который несут страны Евросоюза. Как передает «Лента.ру», об этом пишет газета Frankfurter Allgemeine Zeitung со ссылкой на исследование Института мировой экономики в Киле. ...

1 2 3 4 5 6